«Бу синең җир»: телдән журнал (12+)

15 февраль көнне 15 нче санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Бу синең җир» дигән телдән журнал үткәрде.
Журнал «Табигатьне саклау тарихыннан», «Экояктырткыч», «Чүпнең алтын чәчелмәләре», «Гаҗәеп нәрсәләр янәшә» дигән дүрт биттән торды. 
Чара барышында балалар америка галиме Барри Коммонер тарафыннан төзелгән дүрт экология законы; урта гасырларда кешенең экология буенча закончылык эшчәнлеге; безнең көннәрдә парник эффекты, кислота яңгырлары, табигатьтәге климат үзгәрешләре кебек кешелекнең төп экологик проблемалары белән танышты.
«Калдыклардан керем» викторина-репортажыннан һәм «Нәниләр авызыннан, ягъни киләчәкне чыгарып атарга ашыкмагыз» бәйге-уеныннан балалар металл, пластик, автомобиль шиннарын икенчел эшкәртү ысуллары һәм алар китерә торган зур зыян турында белде.  
Чара «Хайванны танып бел» һәм «Агачны танып бел» викториналары белән тәмамланды.

Поделиться: